Татарстанда “Безнең яңа укытучы” грантын алу өчен конкурс башланды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
 

“Безнең яңа укытучы” грантын алу өчен дәгъва кылучылардан заявкалар 10 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Әлеге грант ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Конкурста укытучы һөнәренә сәләте булган, әмма педагогик белгечлек алмаган яшьләр дә катнаша ала.

 

Җиңүчеләр ай саен төп хезмәт хакына 7500 сум күләмендә өстәмә акча алачак. Моннан тыш, грант алучылар торак (авылда), укыту-методик электрон программа белән җиһазландырылган шәхси ноутбук белән тәэмин ителәчәк. Шул исәптән чит илдә дә һөнәри яңадан укытуны үтү мөмкинлеге биреләчәк. Аларның эш кабинетлары уку-укыту эшчәнлеге өчен кирәкле җиһазлар белән дә тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International