Кичә, 14 майда Татарстанда Россия Кораллы Көчләр сафларына хәрби хезмәт узу өчен язгы чакырылыштан беренче төркем егетләре, ягъни 67 кеше хезмәт итәргә китте. Бу хакта журналистларга республика җыелу пунктында Ачык ишекләр көнендә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, көннең беренче яртысында 14 егет армия сафларына хезмәт итәргә киткән.
“Планга карап, көн саен 50-100 кеше армиягә җибәреләчәк”, - дип билгеләп үтте Погодин.
Бүген журналистларга ТР җыелу пунктының егетләрне кабул итү һәм армиягә хезмәткә җибәрүгә әзерлеген күрсәттеләр. Журналистлар традиция буенча республиканың район комиссариатларыннан килгән егетләрне урнаштыру, чакырылыш егетләренең киенү-чишенү бүлмәләрендә, намаз уку бүлмәсендә, тирда һ.б. булдылар. ММЧ вәкилләренә медицина комиссиясе эше ничек баруы турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Искәртеп узабыз, язгы чакырылышта Кораллы көчләр сафларына 4 мең чамасы татарстанлы чакырыла. Татарстан егетләренең күбесе Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларына җибәрелә.
Чакырылыш планы, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә хәрби хезмәткә чакырылмаган, өлкән яшьтәге гражданнар исәбенә үтәләчәк. Аларның күпчелеген вузлар һәм ссузлар тәмамлаучылар тәшкил итә.
Бу көнне армия сафларына Актаныштан 10 егет хезмәт итәргә китте.