Фәрит Мөхәммәтшин: “Сайлаулар кампаниясе кемнең ничек булуын күрсәтәчәк”

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап биргәндә, алдагы чакырылыш республика парламенты составында сәяси партияләрнең вәкиллекләре турында фикерен белдерде. Исегезгә төшерик: ТР Дәүләт Советына сайлаулар быел сентябрьдә була.

 

Спикер фикеренчә, теоретик яктан караганда, парламентта сайлауларда катнашучы һәр партия үз вәкиллеген ала ала. “Ләкин, чынлыкта, мин, әлбәттә, бай сәяси стажга, сайлаучылар ярдәменә, яхшы программага ия, республика тормышына йогынты ясый торган партияләр тәкъдим ителер дип уйлыйм”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

 

ТР парламенты президиумы вәкилләре ТР Үзәк сайлау комиссиясенең сентябрьдә булачак сайлауларга әзерлеге турында мәгълүматын тыңлады. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. Ул искәртеп үткәнчә, сайлаулар кампаниясенә әзерлек кысаларында сайлауларга бәйле республика законнарын федераль законнарга тиңләштерү буенча эш башкарылган. ТР Сайлаулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты инде икенче укылышны узды һәм иң соңгы, көтелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, өченче укылышка әзерләнгән. Төп үзгәрешләр арасында, Гобәйдуллин, аерым алганда, сайлауларда катнашучы сәяси партияләр өчен узу барьерын 7дән 5 процентка киметүне атады.

 

Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, аны яңа сәяси партияләргә узу бусагасын киметү рәвешендә преференцияләр булдыру куандырмый.

 

“Минемчә, бу - сәяси партияләр өчен үз-үзләрен алдау. Чөнки партия төрле дәрәҗәдәге сайлауларда сәяси көрәштә генә ныгый, үз электоратын, үз йөзен, тарихын, нык лидерларын яулый ала. Ә бу сәяси партияләргә уйдырма ярдәм, ул аларга начар хезмәт күрсәтәчәк. Мондый ысул реаль күп партиялелек булдыруга хезмәт итми. Сайлаулар кампаниясе кемнең ничек булуын күрсәтәчәк”, - диде ул.

 

Ә.Гобәйдуллин сайлаулар законнарында төп үзгәрешләр арасында шулай ук тавыш бирү өчен үтә күренмәле урналар һәм күчермә әрҗәләрне атады. Аның сүзләренчә, июньдә үтә күренмәле 5 мең урна сатып алу планлаштырыла.

 

Сайлауларга бәйле законнарда вакытыннан алда тавыш бирү - соңгы яңалыкларның берсе. Ул сайлаулар көненә кадәр 10 көн алдан территориаль сайлау комиссияләре, 3 көн алдан участок сайлау комиссияләре тарафыннан оештырылачак. Гобәйдуллин сүзләренчә, вакытыннан алда тавыш бирү республиканың нефть районнарында аеруча актуаль, анда күп сайлаучылар даими яшәү урыныннан еракта вахта ысулы белән эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International