ТР Милли дәүләт музее Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәргә җыена

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген 14.00 дә ТР Милли музеенда Халыкара гаилә көненә багышланган чара оештырыла.

 

Музейга килүчеләргә, чара кысаларында, кайбер гаилә архивларыннан булган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Ул экспонатлар гаилә тормышында булган иң мөһим вакыйгаларга: туй, бала туу, гаилә бәйрәмнәренә кагыла. Гомумән, гаилә темасы музей өчен ят түгел. Чөнки танылган кешеләр һәм аларның гаиләләренә кагылышы булган бик күп шәхси әйберләр ТР Милли дәүләт музеенда саклана. Алар арасында К. Фукс, М. Җәлил, Ф. Кәрим, А. Алиш гаиләләренә кагылганнары да бар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International