Кадет интернат-мәктәпләре арасында V республика слеты

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Чистай шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, кадет мәктәпләре, кадет интернат-мәктәпләре арасында V республика слеты узды. Анда безнең районның кадет интернат-мәктәбе II урынга лаек булды. Команда составындагы Д.Кәримов, Р.Гарифуллин, Р.Закиров, Р.Әгъләмов, Р.Нуриев, Р.Галиев, В.Купцов, М.Хәлиуллиннар сертификат һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дамир Фәрухшин җитәкләгән команда мәктәпкә кабат кубок һәм җиңүче дипломы алып кайтты. Җитәкче-педагог Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин имзалаган Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Пневматик винтовка һәм пистолет кадетларыбыз өчен аеруча кадерле бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International