Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципаль район башлыкларына җибәргән “Наркотиксыз тормыш“ дип аталган хатына нигезләнеп, Актаныш районында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотикларга каршы юнәлештә рәсемнәр, плакатлар бәйгесе үткәрелә.
Бәйгедә катнашучыларның төрле форматтагы иҗат эшләре 10 марттан 15 июньгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә.