ТР ДС депутатлары – КПРФ фракциясе вәкилләре тарафыннан кертелгән “Сугыш балаларына дәүләт тарафыннан социаль ярдәм итү чаралары турында”гы ТР закон проекты кабат ТР ДСның Социаль сәясәт комитеты тарафыннан кабул ителмәде.
Республика парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов законны эшләүчеләрнең берсе булып тора. Бүген профильле комитет утырышында закон проектын тәкъдим итеп, ул искәртеп үткәнчә, документ Бөек Ватан сугышы тәмамланган чорда 18 яше тулмаган гражданнарга ярдәм итүнең өстәмә чараларын күз алдында тота.
Закон проекты нигезендә, ай саен 300 сум күләмендә өстәмә акчалата түләүләргә хокуклы затларга 1928 нче елның 1 нче гыйнварыннан алып 1945 нче елның 31 нче декабренә кадәр туган гражданнар керә. Акча түләү, гражданның башка ташламалары булуына карамастан, башкарылырга тиеш. Закон проектында каралган финанс-икътисади нигезләүдә билгеләп үтелгәнчә, бүген ТР территориясендә күрсәтелгән чорда туган 390 меңнән артык кеше яши. Өстәмә түләүләргә 1,4 млрд. сумнан артык акча таләп ителә.
ТР ДСның Социаль сәясәт комитеты, регламент нигезендә, закон проектын керткән депутатларга документны эшләп бетерергә киңәш итте.
Закон проектына ясалган йомгакта берничә кимчелек күрсәтелгән, шул исәптән кайбер кагыйдәләрнең гамәлдәге федераль һәм республика законнарына туры килмәве.