Татарстан районнарында территорияләрне саранча барлыгына тикшерү бара. Үткән көздә бу корткычлар ТРның барлык районында теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Агымдагы майның эссе һәм коры һава торышы зур территорияләрдә саранчаның үрчүенә ярдәм итә. Белгечләр берничә районда бу корткычларның йомыркаларын тапкан инде. Якынча 22-25 нче майда йомыркалардан кортлар чыгачак.