Статистика мәгълүматларына караганда, эш белән мәшгуль барлык халыкның 1 проценты – медицина хезмәткәрләре, 0,9 проценты шәфкать туташлары икән.
Бүгенге көндә районда 271 шәфкать туташы авыруларны дәвалауга үз өлешен кертә. Районның баш табибы Айрат Бикмухаметов һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда халыкның медицина ярдәме күрсәтүдән канәгатьлегендә аларның аларның роле зур булуын билгеләп үтте