Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, хуҗалыкларда иртә культураларны чәчү төгәлләнеп килә. Ә “Таң” хуҗалыгы механизаторлары чәчүне 9 майга ук тәгәлләделәр.
Язгы кыр эшләре алдынгылары”Актаныш таңнары” газетасында һәрдаим яктыртылып барыла, Бүгенге көнгә, анда хәбәр ителгәнчә, Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев Джон-Дир тракторында 318 эталон га эш башкарып, районда 1 урында бара.