“Сәләтле балалар” программасын гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау, сәләтләрен үстерү максатыннан һәр елны фән олимпиадалары үткәрелә. Балаларны белемле, тормышка үзебез ирешә алмаган үрләрне дә яуларга сәләтле итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз. Укытучылар даирәсендә туган яңалык – алдынгы педагогик тәҗрибәне уртага салып тикшерү, һөнәри аралашуда мәктәп алдына җәмгыять һәм тормыш куйган таләпләргә яхшырак ярашу кирәклеген ачыклау нәкъ менә яшь буынга төпле һәм яхшы белем бирү ихтыяҗын билгели.
Мәгариф министрлыгының № 3543/13, № 3767/13 боерыклары нигезендә 2013-2014 нче уку елында район мәктәпләре арасында 20, зонада 1, республикада 20 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1486, зонада 16, республикада 72, рәсәйкүләм олимпиадасында - 3, халыкара фән олимпиадаларында – 5 укучы катнашты.
Бүген районның ЗАГС бүлегенең тантаналар залында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы уздырылды.