Меңнәр авылында Җиңү көне

2014 елның 10 мае, шимбә
8 май көнне Меңнәр авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Анда район мәгариф идарәсе җитәкчесе ВасилСалихов, "Чишмә" ҖЧҖ җитәкчесе Рафик Сахабетдинов, Аккүз җирле үзидарә рәисе Илфар Салихҗанов, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Бәйрәм мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең сәхнәләштерелгән чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар авыл халкын һәм тыл ветераннарын котлап чыгыш ясадылар. Шулай ук сугыш кырларында ятып калган газиз якташларыбыз хөрмәтенә истәлек ташына веноклар куелды һәм аларны бер минут тынлык белән искә алу оештырылды. Бәйрәм тыл ветераннары белән чәй табынында төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International