8 май көнне Татар Ямалы авылында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары,Татар Ямалы мәктәбе укучылыры һәм укытучылары, оешма эшчеләре, Татар Ямалы, Буаз-Күл, Бүләк авыллары кешеләре һәм бәйрәм кунаклары катнашты.Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә Һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куелды. Ветераннар хөрмәтенә җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады.