Батырлар даны-мәңгелек!

2014 елның 10 мае, шимбә
8 май көнне Уразай авыл мәдәният йортында Бөек җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы кичә үткәрелде . Сугыш һәм тыл ветераннарына Уразай мәктәбе укучылары һәм Уразай балалар бакчасы нәниләре сәхнә хезмәте күрсәттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Рүзил Исламов ветераннарны  бәйрәм белән котлады.  Тантана чәй табыны  артында ветераннар истәлеге белән дәвам итте.  Сугышта  башын салган авылдашларыбыз истәлегенә багышлап һәйкәлләргә венок салынды , һәм бер минут тынлык белән искә алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International