Кичә, 8 май көнне Мәсәде авыл җирлегенә караган Бурсык һәм Мәсәде авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан ике авылның да һәйкәлләре янында митинг үткәрелдеАнда Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары , Мәсәде башлангыч мәктәбе укучылары , Мәсәде балалар бакчасы , Бурсык мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Митингта Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты экономика бүлеге җитәкчесе Гилаева Миләүшә Зөфәр кызы, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Мингазетдинова Флүрә Риф кызы, ветераннар советы рәесе Исламов И.Н. , мехотряд оешмасыннан Галимуллин Фирдәвис, “Агыйдель”нефть кудыру станциясеннән Исламов И.И. ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, озын гомер , гаилә бәхете теләде.