Марат Солтановның янә зур җиңүе

2014 елның 9 мае, җомга

Актаныш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Марат Солтанов Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан янә зур уңышка иреште. Ул 3-6 май көннәрендә Казанда үткән Бөтенроссия өстәл теннисы  турнирында катнашып, үз яшьтәшләре арасында III урынны яулады.


Турнирда барлыгы 250 уенчы катнашты, шуларның 75 е Марат яшендәгеләр. Безнең остабыз нибары беренче урынны алган Казан уенчысына, тагын да Мәскәү уенчысына оттырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International