"Мәңге сүнмәс хәтер"

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылап,Усы мәдәният йортында тыл ветераннары белән очрашу кичәсе үткәрелде.Бәйрәм Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Ахмаевнең  котлавы белән башланып китте.Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдынды. Ветераннарыбызны, үзләренең матур чыгышлары белән сөендереп, укучы балалар һәм бакча балалары концерт номерлары күрсәтте.Соңыннан ветераннарга сүз бирелде, алар сугыш чорындагы күргән авырлыклары һәм тылда куйган хезмәтләре хакында сөйләделәр .Кичә чәй табыны артында төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International