Күҗәкәдә Җиңү бәйрәме

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

7 май көнне Күҗәкә авылында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә чакырулыу, сый тулы өстәлләр артында очрашкан сугыш һәм тыл ветераннарын, илебез тарихында кан белән язылган Бөек җиңү көне уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар  Фаттахов һәм Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил  Хәйбиев тәбрикләде. Чараны җыр-биюләр белән Күҗәкә һәм Адай мәктәбе укучылары җанландырды. Ә иң соңыннан чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International