Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм. Сез башкарган хезмәтләрнең сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара. Халыкның тормышын радиодан, вакытлы матбугаттан һәм барлык төр элемтә чараларыннан башка күзаллау мөмкин түгел. Үз вазифаларыгызны җиренә җиткереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйсыз.
Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешегез. Киләчәктә дә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калабыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар һәм аяз күк йөзе телим.