“Ташкын” хуҗалыгында бүген, 6 майда терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды

2014 елның 6 мае, сишәмбе
17.04.2014

“Ташкын” хуҗалыгында бүген, 6 майда терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды, аның эшендә Актаныш муниниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катгнашты.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчелеге бу семинарга җентекләп әзерләнгәннәр . Семинар-киңәшмәдә катнашучы районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре Иске Байсар авылы фермасы җәйге лагерында эшнең торышы белән таныштылар, шунда ук хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү техникасы да тулаем әзерлек сызыгына куелган иде. Семинарда катнашучылар Иске Байсар авылы фермасы җәйге лагерының, терлек азыгы хәзерләү техникасының әзерлегенә зур бәя бирделәр.  Соңыннан Иске Байсар авылы мәдәният йортында семинар-киңәшмәгә йомгак ясалды.

 

Җыелыш ахырында терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү гә хәзерлек буенча хуҗалыклар арасындагы бәйгегә йомгак ясалды. Иске Байсар авылы фермасы җәйге лагерының  әзерлеге иң яхшысы дип табылды , “Әнәк” агрофирмасы, Башак”хуҗалыгы терлекчелек фермалары уңай яктан бәяләнде. Бу хуҗалык җитәкчеләренә муниниципаль районы башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International