Юбилярны хөрмәтләү

2014 елның 6 мае, сишәмбе
5 май көнне 90 яше тулу уңаеннан Татар Ямалы авылында яшәүче тыл ветераны Кифая Садриевага Актаныш районы башлыгы Фаил  Камаевның котлавын һәм бүләген юлладылар. Лаеклы ялгы чыккынчы китапханәче булып эшләгән Кифая апага юбилей һәм Мәдәният елы белән котлап үзенең бүләген Татар Ямалы авыл җирлеге җитәкчесе Роберт  Нуриев тапшырды. Актаныш телевидениясе хезмәткәрләре Кифая ападан интервью алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International