Айзилә Әхмәтҗанова “Минем кече Ватаным” дип аталган Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

2014 елның 4 мае, якшәмбе

Мәскәүдә “Минем кече Ватаным” дип аталган Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узды: гуманитар-экология тикшеренүе, традицион мәдәният, кече Ватанның тере символы һ.б. Бәйгедә катнашу өчен 2000 эш җибәрелгән. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучылар да бар. Актаныш муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 2 нче номерлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Әхмәтҗанова Айзилә “Хезмәт кешесе дан тота” номинациясендә беренче урынга лаек булды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International