Шушы көннәрдә гуманитар гимназиядә Актаныш, Алабуга, Мөслим һәм башка районнардан килгән вәкилләр катнашында БМО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы) моделендә фәнни-уен конференция узды. Биредә катнашкан укучылар БМОның рәсми телләрендә аралашып, бүгенге көн сәясәтендә зур ихтыяҗга ия алтын урталыкны табуда, лидерлык сыйфатларын ныгытуда һәм сүз осталыгында көч сынаштылар.