Казанда - асылташлар күргәзмәсе

2014 елның 2 мае, җомга

 Казан Кремленең Татарстан табигате тарихы музеенда “Җир шары минераллары” күргәзмәсе ачылды. Ул казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын гаҗәеп кызыклы минераллар коллекциясе белән таныштыра.

 

Экспозициядә друзлар (бер яисә төрле минераллар кристаллары группасы), төрле кварцлар, антимонитлар һәм башка минераллар тәкъдим ителә. Яңа күргәзмәдә барлыгы 300 данәдән артык минераллар белән танышырга мөмкин.

 

Минералларның химик классификациясенә карап, күргәзмәдә берече урын саф элементлар – бакыр минералларына бирелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Биредә Рубцовскның саф бакыры да, төрле малахит, азуритлар һәм башка бакыр минераллары (халькопирит, борнит, ковеллин һ.б.) күрсәтелә.

 

Экспозициянең төп өлешен “асылташлар” – аквамарин, зөбәрҗәт, топаз, турмалин һәм корунд төркеменең башка минераллары биләп тора. Күпләребезгә таныш булганча, әлеге минераллар беренче чиратта хатын-кызларның бизәлеш әйберләрендә кулланылган зәркән ташлар буларак билгеле. Берилл төркеме минералларының географиясе бөтен җир шарын били. Аметистлар коллекциясе, мәсәлән, Бразилия, Уругвай, Боливия, Мексика, Намибия, России һәм Казахстан үрнәкләреннән җыелган, ди күргәзмә авторлары.

 
 
http://intertat.ru/tt
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International