Хөрмәтле актанышлылар!

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
 

Актаныш  муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән минем исемнән 1 Май бәйрәме белән чын йөрәктән котлауларны кабул итегез!

 

Күп кешеләр өчен бу көн яз килү, җылылык, табигать уяну, файдалы хезмәткә омтылуны символлаштыра. Өлкән буын өчен 1 Май – хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, ә яшьләр өчен язгы яңарыш һәм киләчәккә өметләр символы булып тора. Үзенең игелекле лозунглары белән бу көн Ватаныбызның бай тарихи юлын гәүдәләндерүче дата булып кала. 1 Май – элеккечә үк үзара аңлашу, тынычлык һәм уртак Җиребездә яшәүче төрле милләт, дин һәм конфессия кешеләренең татулыгы бәйрәме ул. Бары тик хезмәт итеп һәм булдырып кына, барыбыз бергә, балаларыбыз өчен яхшы тормышка, уртак йортыбызда иминлеккә ирешә алачакбыз.

 
 
 

Бу язгы бәйрәм якынлашкан көннәрдә, ихластан, районыбызның бөтен халкына нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары телим. Майның җылы кояшы сезгә үз энергиясен бирсен, ә шатлык һәм тормышка мәхәббәт һәрчак янәшәгездә булсын.

 
 

Фаил Камаев, Актаныш  муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International