Җәй көне китапка мәхәббәт тәрбияләргә телиләр

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
 

Әдәби җәмәгатьчелек исеменнән әлеге чарада катнашкан Казанның үзәк китапханә системасы челтәре директоры Резедә Исмәгыйлева, В.П.Аксенов музей-йорты директоры Ирина Аксенова һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Газизова “Китап-фест” (“Книга-фест”) беренче шәһәркүләм китап фестивале үткәрү инициативасы белән чыкты.

 

Резедә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, проектның төп идеясе – уку традициясен торгызу, зәвык фомалаштыру, үсеп килүче буында уку культурасын алга сөрү. Китап фестивалендә китап графика, рәсем сәнгате, музыка һәм арт-инсталляция ярдәмендә кабат “торгызылачак”. Фестивальгә игътибарны җәлеп итү өчен, оештыручылар “ачык микрофон” форматында чыгышлар, рольләргә бүлеп уку һәм танылган язучылар катнашында мастер-класслар үткәрергә планлаштыра.

 

“Бер генә гаджет та балага яхшы иллюстрацияле китапны алмаштырмаячак”, - дип килеште мэр “Китап-фест”ны үткәрү инициаторлары белән. - Әмма мин төрле яшьтәге төркем укучы ихтыяҗларын исәпкә алырга сорар идем. Моннан тыш, фестиваль кысаларында “Ишегалдында иҗат мәйданчыклар” проекты – ишегалдында шигърият бәйрәмнәре үткәрү тәкъдим итәм.

 
Чыганак: intertat.ru 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International