Узган ял көннәрендә Актанышта татарча көрәш буенча республиканың Беренче Президенты призларына чираттагы бәйге узды.
Актанышта ел саен гаҗәеп матур, мәгънәле көрәш турниры уза. Бик еракта, республикабызның чигендә урнашкан булуына карамастан, бу төбәккә ел саен рекордлы сандагы командалар, көрәш дөньясында үзенең беренче җиңүләрен яуларга омтылган яшь җилкенчәк җыела. Шунда бил ныгыткан, тәүге җиңүгә ирешкән 14-16 яшьлек егетләр берничә елдан инде республиканың олылар арасындагы бәйгеләрендә дә чемпионнар, призерлар булып таныла.
Көрәш җәмәгатьчелеге хәтерлидер: элегрәк Президент исеме белән аталган бәйге көз көне, октябрьнең беренче ял көннәрендә, табигатьнең бик матур чагында - Актаныш урамнарында кып-кызыл миләшләр үсеп утырган вакытта уза иде. Шул рәвешле, ошбу турнир республиканың көрәш сезонын ачып җибәрә иде. Инде берничә ел ул яз көне оештырыла. Шулай ук матур вакыт – табигатьнең уянган бер мәле. Язгы кояш, җылы һава – үзенә күрә яшьләр Сабантуен хәтерләтә торган чак. Аннан килеп, инде көрәш сезонына да (рәсми ярышлар күздә тотыла) нокта куяр вакыт җитеп килә. Инде бераздан бу егетләрнең барысы да чын Сабантуйларда чыгыш ясаячак. Кайберләренә тәкәләр, башка бүләкләр дә эләгәчәк...
Актаныштагы быелгы турнирда 50 командадан 423 көрәшче катнашкан. Бу хакта газетабызның штаттан тыш хәбәрчесенә әйләнгән республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең Башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте. Әлбәттә, сокландыра һәм гаҗәпләндерә торган саннар. Илкүләм бәйгеләрдә катнашучылар бер йөзгә дә тула алмаган чакта, Татарстан ярышларына әнә шуның кадәр көрәшче җыела.
Араларында төрлеләр бар, әлбәттә. Гомумкомандалар беренчелеге буенча чыгарылган “турнир таблицасы”на күз салып та, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга була. Әйтик, беренче урынны яулаган Мамадышның лидер булуы һич кенә дә гаҗәп тоелмый. Р.Хәйруллин искәрткәнчә (әлеге җиңүне ул хәтта “Мамадыш феномены” дип атады), статистика нәкъ менә биредә иң күп тренер эшләвен һәм көрәшчеләр шөгыльләнүен күрсәтә икән. “Ә саннар еш кына барыбер сыйфатка күчә”, - ди Башкарма директор. Актанышта мамадышлылар, аз да түгел, күп тә түгел, биш чемпион титулына ия булды. Тагын өч призерлары бар. Ун үлчәү авырлыгында бу! Иң актив тренерларының берсе Рафаэль Хәмидуллин инде беренче яртысында ук “2014 елның иң яхшы тренеры” номинациясендә җиңүгә дәгъва итәрлек нәтиҗәгә иреште.
Мәйдан хуҗалары – Актаныштан бер генә чемпион да юк. Әмма аларның беренче командасы – икенче урында, икенчесе – алтынчы урында. Илфир Әнвәров, Раил Сираев, Рузил Исхаков кебек тренерларның шәкертләре тотрыклы чыгыш ясаган. Илфир үзе ярышларның баш хөкемдары да иде бит. Мәйдан хуҗалары ничек тә җиңү өчен тавыш күтәреп йөрмәгән, гаделлек ягында торган. Район җитәкчелеге җиңүче командага менә дигән тәкә дә әзерләгән. Хәер, Актанышта милли көрәшебезнең символына әверелгән тәкә һәрчак булды. Шундый вакытлар бар иде ки, мәйдан хуҗалары командалар беренчелегендә җиңү яуласалар да, алар тәкәне, әйтик, Кукмара районы көрәшчеләренә биреп җибәрәләр иде. Матур күренеш.
Түбән Кама командасының да лидерлар арасында булуына күнегеп беттек инде. Илнар Гәрәев белән Миннерасыйф Гыйльманов егетләре – яшьләр арасында Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренчеләр. Бу юлы нефтехимия шәһәре вәкилләре өченче урында унаштылар.
Равил Гарифулла улы, “турнир таблицасы” темасын дәвам итеп, әлмәтлеләрнең (4нче урын), Яңа Савин-Авиатөзелеш районнары (7нче) командаларының уңышын билгеләп үтте. Соңгылары шул ук көнне олылар арасында Казан чемпионатында да ышанычлы җиңү яулаган иде. Башкарма директор бигрәк тә Әгерҗе командасының 10нчы урынга күтәрелүен мактады. Чыннан да, гаҗәп һәм гаҗәеп күрсәткеч! Моңарчы таблицаның подвалында урнашкан яки ярышларга бөтенләй йөрмәгән төбәк өчен әлеге нәтиҗә билгеле бер кузгалыш чоры булсын иде дип телисе килә. Әгерҗе көрәшчеләре хәтта лидерлар булып исәпләнгән Чаллы (11нче), Биектау (18нчы), Теләче (19нчы), Саба (23нче) кебек командаларны да уза алды бит. Лаешның – 13нче, Чистайның 25нче урыннарга күтәрелүен дә билгеләп үтмичә булмый. Алмаштыргысыз, үз эшенә фанатларча бирелгән Николай Крылов шәкертләреннән торган Киров-Мәскәү районы вәкилләре дә беренче унлыкка аз гына эләкми калдылар – 12нче урын.
Шулай ук ярышларда, тулы составта булмасалар да, Оренбург, Башкортстан, Мари Иле көрәшчеләренең катнашуын искәртергә кирәктер. Аннан килеп, Р.Хәйруллин, һәрвакыттагыча, аерым көрәшчеләрне дә күңел дәфтәренә теркәп куйган. Әйтик, бу юлы ул Сабадан Ильяр Муллагалиевны аерым атап үтте. Иң авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Дилүс Закиров шәкерте әле күптән түгел генә Красноуфимск каласында Россия беренчелеген откан Вадим Демидовны да, Денис Зинченконы да чистага салуга ирешкән һәм хаклы рәвештә чемпион исемен яулаган. Красноуфимскта алтын медаль яулаган Мамадыштан Эльмир Вәлиуллин да, Арча егете Фаяз Зарипов та, Алабугадан Ислам Фәлахов, Балтачтан Илнар Мулләхмәтовлар да Актанышта беренче калган. 40 кг.га кадәр авырлыкта икенче урынны яулаган Раббани Нургалиев исә Актаныш төбәгенең генә түгел, бөтен Татарстанның көрәш горурлыгы булган Нургалиевлар нәселендә тагын бер көрәшче үсеп килүен күрсәтә.
Гомумән алганда, Равил Хәйруллин Актанышта узган бәйгедән канәгать. Алай гына да түгел, ул ошбу ярышларны быелгы бәйгеләрнең оештырылышы ягыннан иң югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Быелгы ярышлар яңа бинада – Актанышта сафка баскан чираттагы спорт сараенда үтте. Кызу, һавасы чикләнгән “Иман” комплексыннан соң “рәхәткә чыкты”, дигән тренерлар һәм килгән кунаклар.
intertat.ru сайтыннан Радик CАБИРОВ язмасы буенча