Туган көнең белән, Тукай!

2014 елның 26 апреле, шимбә
23 апрель Кәзкәй авыл балалар бакчасында Тукайга багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче Гөлназ Әхмадишина Тукайның китапларына күзәтү ясады, яңа кайткан китаплары белән таныштырды, шагыйрьнең кабат тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1 -4 класс укучылары Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар һәм балалар тарафыннан "Кәҗә белән сарык" әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International