Г.Камал театрының зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗат кичәсе була

2014 елның 26 апреле, шимбә

28 апрель кичке сәгать 18.00 Г.Камал театрының зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, публициcт Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗат кичәсе була. Шагыйрь тамашачысына яңа шигырьләрен укыячак, республикабызның танылган җырчылары аның сүзләренә язылган җырларны башкарачак. “Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган шигърият аенда “Шигырьләр һәм җыр мәҗлесе” әзерлисем килде”, ди автор. 

 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул авылда уза.

 

Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде.Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.

 
Шагыйрьнең рәсми сайты: http://www.robertminnullin.ru/
 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International