22 марттан чит ил кешеләрен эшкә алуда яңа кагыйдәләр көченә керде. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрының приказы белән мәшгульлек үзәге сайтының Хезмәт миграциясе өлкәсендә норматив-хокукый документлар бүлегендә танышырга мөмкин: www.almattrud.ru.
ТР территориясендә чит ил кешеләрен эшкә алырга планлаштыручылар республика Хезмәт, мәшгулълек һәм социаль яклау министрлыгына гариза бирергә тиешләр. Чит ил кешеләрен тарту ихтыяҗын ачыклау һәм мигрантларны җәлеп итүгә квоталар формалаштыру процедурасын автоматлаштыру максатында “Миграцион квоталар” автоматлаштырылган информация комплексы файдалануга тапшырылды. Анда интернет аша www.migrakvota.gov.ru адресы белән керергә була.