Татарстанда бу көннәрдә салкын һава торышы саклана

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда бу көннәрдә салкын һава торышы саклана, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

 

Иртәгә аязучан болытлы һава була. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак.

 
Төнлә - 0-5 градус салкын, көндез - 3-8 градус җылы.
 

Якындагы ике тәүлектә республикада һава шартлары үзгәрми һәм салкын һава торышы сакланачак, вакытлыча кар, юеш кар, көндез урыны белән яңгыр явачак.

 

Якшәмбе көндез һава торышының яхшыруы көтелә - бу вакытка явым-төшемнәр туктаячак, температура 4-9 градуска кадәр күтәреләчәк, көнбатыш районнарда – 13 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International