ТР дәүләт хезмәтләре порталында эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен яңа сервис эшләтеп җибәрелгән

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
 

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында яңа сервислар ярдәмендә кара металл, төсле металл әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлекне лицензияләүгә, лицензия дубликатын яңадан рәсмиләштерүгә яки алуга, лицензияне гамәлдән чыгаруга, лицензияләр реестрыннан мәгълүматлар алуга гариза тапшырырга, элегрәк бирелгән гаризаның нинди этапта булуын тикшерергә мөмкин.

 

Хезмәт “Эшмәкәрләр өчен электрон хезмәтләр” («Услуги в электронном виде для предпринимателей») бүлегендә урнашкан һәм индивидуаль эшмәкәрләр, юридик затлар өчен эшли, физик затлар яңа сервис аша лицензияләр реестрыннан мәгълүматлар сората ала, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Гариза тапшыру өчен, сервисның адымнарын эзлекле рәвештә узарга, шулай ук РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында аккредитацияләнгән үзәк тарафыннан бирелгән электрон цифрлы имза белән гаризаны имзаларга кирәк.

 

Исегезгә төшерик: гаризаны вәкаләтле орган тарафынан карау өчен, күрсәтелгән хезмәтләр өчен, алдан дәүләт пошлинасын түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International