Май бәйрәмнәрендә Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш графигы үзгәрә

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
 

“Россия почтасы” ФДУП филиалы “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм алдыннан 30 апрельдә һәм 8 майда почта элемтәсе бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

 

Калган көннәрдә 12 майга кадәр почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.

 

1 һәм 9 майда почта элемтәсе бүлекләре белән почта алмашу булмый, даими басмалар җибәрелми һәм почта тартмаларыннан хатлар алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International