«Икенче икмәгебез» чиста булсын!

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

22 апрельдә Актанышта муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко, Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров авыл җирлекләре башлыклары, һәвәскәр бакчачылар белән очраштылар.

Семинар-киңәшмә районда бәрәңге игү үзенчәлекләренә багышланды. «Икенче икмәк»не корткычлардан һәм төрле йогышлы авырулардан химик препаратлар кулланмый гына үстерү алымнары белән таныштырдылар.

 
– Экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүдә биопрепаратлар куллану күпкә отышлырак. Бәрәңгенең яңа сортларын чәчү әйләнешенә кертү аның уңышын кискен арттыра, – дип билгеләп үтелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International