21 апрельдән 27сенә кадәр Актаныш халкы барлык музейларга да бушлай керә алачак. Республикада һәм башкалада беренче тапкыр музейара “Татарстанның музей язы-2014” акциясе уздырыла.
Акция 26сыннан 27сенә каршы төндә тәмамлана. 26 апрельдә, билгеле булганча, Татарстанда берьюлы ике вакыйганы – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел көнен билгеләп узачакбыз. “Музей язы-2014” акциясе кысаларында исә 26 апрельдә Казанда “Библиотөн -2014” тө көтелә.