Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Ел укытучысы-2014”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Елның сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе” һәм “Педагог-китапханәче” бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.
14 апрельдән башлап Казан шәһәренең 39нчы, 35нче номерлы мәктәпләре һәм 131нче номерлы балалар бакчасы базаларында “Ел укытучысы-2014” Республика конкурсының финал туры узды. Республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 70 иң яхшы укытучы үзләренең педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим итте, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте, ата-аналар җыелышлары һ.б. үткәрде.
Нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары алар арасыннан 12 лауреат, төрле номинацияләрдә диплом белән бүләкләнгән 16 мөгаллимне һәм “Ел укытучысы-2014”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Елның сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе” һәм “Педагог-китапханәче” номинацияләрендә 15 призерны билгеләде.
“Ел укытучысы-2014” конкурсында лауреат булып сәләтле балалар өчен гимназия-интернат инглиз теле укытучысы Рамил Гарипов танылды.