Быел беренче кварталда Татарстан Республикасында электрон рәвештә 6,5 млн. хезмәт күрсәтелгән

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

2014 елның беренче кварталында Татарстан Республикасында гражданнарга электрон рәвештә 6,5 млн. хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

 
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Киңәшмәне, гадәттәгечә, видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 

Роман Шәйхетдинов шулай ук 5 млн. заявка ясалган, электрон рәвештә 662 меңнән артык язылу теркәлгән (шул исәптән табибларга язылу һәм башкалар) дип хәбәр итте. Моннан тыш, электрон рәвештә 590 млн. сумлык 518 меңнән артык түләүләр үткәрелгән. Узган елның шул ук чорына карата үсеш 15 % тәшкил иткән.

 

Республика идарә органнары буенча электрон рәвештә гражданнарга хезмәт күрсәтү даими артып тора, дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов, электрон рәвештә хезмәт күрсәтү лидеры - ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы (аерым алганда, дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр). Федераль идарә органнарына килгәндә, беренче квартал нәтиҗәләре буенча берничә ведомствода электрон рәвештә гражданнарга хезмәт күрсәтүдә кимү билгеләнгән. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе буенча электрон хезмәт күрсәтү күләме 33 %ка кимегән (2013 елның беренче кварталы белән чагыштырганда), Росреестрда - 4%ка. Шул ук вакытта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә электрон хезмәт күрсәтү күләме арткан (52%ка).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International