Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 14 апрелендә чыгарылган 242 нче күрсәтмәне имзалады. Документ буенча республиканың дәүләт программаларына үзгәрешләр кертелә.
Дәүләт пограммалары исемлегенә “2014-2020 елларда ТРда туризмны һәм кунакчыллыкны үстерү” буенча дәүләт программасы кертелә.
Программа үтәлеше өчен ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җаваплы.
Программаның максаты – Татарстанда уңай туризм имиджы формалаштыру, халыкка күрсәтелә торган туризм хезмәтләренең төрен һәм күләмен арттыру, көндәшлелеккә сәләтле туризм продукты булдыру һәм аны өстенлекле базарларда этәрү, республиканың туризм продукты сыйфатын күтәрү, туристларга РФ һәм халыкара стандартлар буенча хезмәт күрсәтү.