Татарстанда 26 апрельгә билгеләнгән бәйрәм чаралары тәгаенләнде

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп, 26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә.

 

ТР Язучылар берлегеннән алынган белешмә буенча, ул көнне иртәнге 8дә, традицион рәвештә, Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы була.

12дә Г.Тукай һәйкәле янында халык өчен Шигърият бәйрәме башлана. Көндезге 1дә бәйрәмнең төп өлешендә “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләренең быелгылары бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Указы укылачак.

 

Кичке 5тә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” елын ачылу тантанасы булачак.

 

27 апрельдә язучылар катнашында Арча районының Кушлавыч, Тукай-Кырлай авылларындагы мемориаль комплекслар белән танышу гамәлләштерелә.

 

Искәртеп үтәбез: ТР Язучылар берлегенең 80 еллыгына багышланган чаралар 25енә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International