Татарстанда терлекчелеккә бюджет ярдәме мөгезле эре терлекнең санына бәйле була. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекнең санын саклау һәм аны арттыру буенча киңәшмә узды, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында.
Чарага республика районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыкларның җитәкчеләре һ.б. чакырылган.
Терлекнең санын саклау, арттыру һәм мөгезле эре терлек итен җитештерү турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде. Аның сүзләренчә, терлекнең баш санын саклау буенча эш, барыннан да бигрәк, Кукмара, Арча, Буа, Балтач, Минзәлә һәм Әтнә районнары терлекчеләрендә яхшы алып барыла.
Н.Хаҗипов белдергәнчә, моннан соң, агросәнәгать комплексы предприятиеләренә бюджет ярдәме мөгезле эре терлекнең санына бәйле булачак. Шуңа күрә терлекнең санын арттыруга аерым игътибар бирергә кирәк.
Н.Хаҗипов искәрткәнчә, терлекчеләр өчен иң җаваплы чор килеп җитә - терлекне җәйге лагерьларга күчерү. Җәй көне шулай ук терлекнең санын саклауга һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатына игътибар итәргә кирәк, дип билгеләде ул.