Кичә, 19 апрельдә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир төгәлләнде.
Ярышта Татарстаннан, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Марий Элдан 48 командада 400 дән артык яшь батыр катнашты.2 көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыкладылар.
Турнирда Мамадыш районы командасына тиңнәр табылмады.Аларга Кубоктан тыш, пәһлевән тәкә дә бирелде. Икенче урында безнең команда, өченче урында- түбәнкамалылар.