Галәмдә кеше.

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

 

     12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан, 15 апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Галәмдә кеше!” исеме астында электрон презентация булып узды. 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең  2 “А”  сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Диләрә  Хөбетдинова)  бу чарада катнаштылар. Балаларга Юрий Гагаринның балачагы, үсмер чоры һәм космонавт булып галәмгә очу чорлары турында аерым таныштырылды  һәм  слайдлар ярдәмендә күрсәтелде. Чара азагында Юрий Гагаринга багышланган җыр тыңланды һәм балалар кәгазъдән самолетлар ясап, барысы  бергә аларны  күккә очырдылар.

     Бу чара 13.00. һәм 14.00. сәгатьләрдә 1, 2 санлы мәктәпләрнең озайтылган көн төркеме укучыларына да күрсәтелде (төркем тәрбиячеләре Зәһинә Долгова, Гөлнара Әкбәрова һәм Эльвира Галиевалар).

















 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International