Китап- кешенең дусты.

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
15 апрель көнне Иске Богады авылы китапханәсендә язучылар Мәдинә Маликованың "Арыш тәме" Зифа Кадырованың "Көтеп узган гомер"әсәрләре буенча китап күзәтү узды.
 Китап укучылар китапханәче Рәзинә Мөнирова тәкъдим иткән сораулар буенча бу ике язучының әсәрләренә анализ ясадылар. Һәркем әсәр хакында үз фикерен әйтте.

 "Авылда китапханә булу зур байлык. Китап кешене әхлакка, матурлыкка өйрәтүче кыйммәтле рухи байлык ул" диде укытучы Айгөл Сөләйманова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International