Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мөрәҗәгате

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

     Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты, китап чыгару максатыннан, Бөек Ватан сугышы тыл ветераннары турында мәгълүмат туплый. Үзе яки туганнары тыл ветераны булган райондашларның үзләре яшәгән җирлектәге авыл советына мәгълүмат (фамилия,исем, атасының исеме; туган елы; туган җире; тыл ветераны исеме алу өчен нигез булып торучы документ; эш урыны, вазифасы; вафат булса, үлгән датасы, җирләнгән урыны) калдыру өчен мөрәҗәгать итүләре сорала.

 Ә авыл җирлекләрендә тупланган мәгълүматларны Gulshat.Shaemova@tatar.ru электрон адресына җибәрүегез кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International