Алар беренче булдылар

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
12 апрель көнне Иске Сәфәр авыл китапханәчесе Әлфинур Шәйхелмарданова тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары белән Космонавтлар көненә багышланган "Алар беренче булдылар" дигән исемдә мавыктыргыч вакыйгалар сәгате үткәрелде. Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде,, "Йолдызлыкны тап", "Экипажны җый" дигән уеннар уйнатылды. Китапханәче беренче космонавтлар турында сөйләде. Балалар космонавтика буенча белемнәрен арттырдылар, теләгән укучылар күргәзмәдән китаплар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International