Актаныш муниципаль районы Советының икенче чакырылыш утыз сигезенче утырышының көн тәртибе проекты

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Район Советының оештыру бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 апрельдә район Советы бинасында үтәчәк Актаныш муниципаль районы Советының икенче чакырылыш утыз сигезенче утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:

1 .Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча Вәкилнең һәм аның булышчыларының эшчәнлеге турында. Муниципаль район территориясендә кеше хокукларын һәм ирекләрен саклауны үтәү турында.

 

2. Муниципаль районда конфессияләр һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында.

 

3. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы бәлигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турындагы Нигезләмәне раслау турында.

 

4. Муниципаль районның   вакантлы идарә вазыйфаларына һәм муниципаль хезмәтнең югары һәм баш группаларына туры килгән вазыйфаларга кадрлар резервы турында.

 

5. Муниципаль районның   вакантлы идарә вазыйфаларына һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларына кадрлар резервы формалаштыру буенча комиссиясе турында.

 
 

6. “Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

 

7.Актаныш муниципаль районының   җирле үзидарә органнары җирле үзидарә депутатларының, җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазифаи затларының,   контроль- хисаплау палатасы рәисенең, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында.

 

8. Актаныш муниципаль район Советының “Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау турындагы” 2013 елның 28 мартында кабул ителгән 27-04 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

 
 

9. Актаныш муниципаль районында йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен раслау турында.

 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International