Узган атнада район Советында законлылык мәсьәләләре һәм хоку тәртибе буенча район Советы комитеты утырышы булды, Аны комитет рәисе Дамир Җәлилов алып барды, утырышта Актаныш муниципаль районы Советының XXXVIII cессиясен әзерләү мәсьәләләре каралды. Комитет район Советының XXXVIII cессиясенең көн тәртибенә кайбер мәсьәләләр буенча карар проектын кертү турында карар кабул итте.