Дуслык бәйрәме

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Бүген, 14 апрельдә Уразай мәдәният йортында Уразай балалар бакчасы нәниләре Дуслык бәйрәме үткәрделәр. Тәрбияче Миләүшә  Исрафилова балаларны төрле милләт халыкларының йолалары белән таныштырды. Балалар төрле милләт халыклары биюләрен биеделәр, төрле телдә шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык уеннары уйнадылар. Бу чараның максаты, балаларда халыкара дуслыкны күрсәтү булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International