Авыл туризмын үстерү өчен, ярдәм итү системасын булдырырга кирәк - Илсур Сафиуллин

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Республика парламенты депутатлары ТРның Туризм буенча дәүләт комитетына Татарстанда авыл туризмын үстерүче фермер хуҗалыкларына ярдәм итү чараларын уйларга кушты.

 

Узган атнада ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында республикада агро-, эко- һәм этнотуризмны үстерү турында сөйләштеләр. Төп доклад белән ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова чыгыш ясады. Ул авыл туризмын перспектив юнәлешләрнең берсе дип атады. Аның сүзләренчә, бүгенгә үсеш программасы әлегә эшләнү этабында, һәм шуңа күрә нәрсә эшләргә, нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген белү мөһим.

 
 

Л.Сәетова хәбәр иткәнчә, Татарстанда авыл туризмы үссен өчен, муниципаль берәмлекләр буенча авыл туризмы чыганаклары реестрын төзергә, җәмгыятькә бу проектлар турында хәбәр итәргә һәм авыл туризмын үстерүче хуҗалыкларга грант ярдәмен күрсәтергә кирәк. ТР ДСның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин фикеренчә, авыл туризмын үстерү өчен, бу чаралар җитми. ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты да продукцияне сертификацияләү (туристлар урында ук фермерлар җитештергән продукцияне сатып алырга тели ала – Т-И. иск.), фермерлар өчен салымны йомшарту һәм грант ярдәме мәсьәләләрен уйларга тиеш.

 
 

Депутатлар авыл туризмын үстерү өчен ярдәм итү системасын булдырырга, Татарстан өчен перспектив туризм төренең барлык якларын уйларга кирәк дип ышана. Шулай ук парламентарийлар фикеренчә, бу өлкәдә уңышларга ирешкән башка ил һәм төбәк тәҗрибәсен өйрәнү яхшы булачак.

 
 

Парламент комитеты башлыгы Валерий Васильев мәсьәлә турында сөйләшү ахырында билгеләп үткәнчә, авыл туризмын үстерү буенча барлык көчне берләштерергә кирәк. Комитет карар кабул итте, аның нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ТРның Туризм буенча дәүләт комитетына, ТР Мәдәният министрлыгына һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Татарстанда агро-, эко- һәм этнотуризмны үстерү программасын эшләргә һәм, аны раслау өчен, ТР Министрлар Кабинетына кертергә кушылган.

http://www.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International