29 нчы марттан 4 нче апрельгә кадәр Смоленск шәһәрендә тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар олимпиада нәтиҗәләре буенча призер исемен яулады. Айдарны һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.